Праздник улицы (Оркыя утары)
Коралачык авылы бик күп сәләтле кешеләргә бай. Оркыя утарының абруйлы яшәүчесе – Ибраһимова Язилә апа. Авылдашлары аның турында юкка гына «кулларыннан гөлләр тама» димиләр. Өе үзе тудырган һәртөрле матурлык белән бизәлгән. Нинди генә эшкә тотынса да, кулы ятып торганга, уңган-булганга да шулай сөйлиләр Язилә апа хакында.