“Оркыя утары”
10 июль 2022 ел. “Оркыя утары” урамынын очрашу бэйрэме
10 нчы июль көнне Коралачык авылында Оркыя утары бәйрәме узды. Әлеге чара борынгыдан калган бирнә-бәйге жыйнау йоласы белән башланып китте. Урам халкы сөлге-яулыклар җыючыларны шатланып каршы алды, ә бүләкләре алдан әзерләнеп куелган иде.
Гармун моңнарына үрелеп, Оркыя утары халкын бәйрәмгә чакырып, һәрбер йорттан бүләк җыйдылар. Өлкән яшьтәге урамдашларыбызның хәлләрен белделәр. Исән-имин тормыш, игелек-изгелекләр теләп, авылдашларыбызны сөендереп, утарыбыз тормышын ямьләндереп җибарделәр. Милли киемдәге бәйге жыйнаучылар утарда яшәүчеләрне биетте дә, җырлатты да.