Муниципальное бюджетное учреждение
Федоровский районный дом культуры
logo
Федоровка Район мәҙәниәт
Йорто

муниципаль бюджет учрежденияһы
453280, Республика Башкортостан, Федоровский район, с. Федоровка, ул. Ленина, д.43
тел. +7 (347-46) 2-73-72; e-mail: metod.kabinetrdk@mail.ru

День пожилых в с. Каралачик

Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Өлкәннәр көне, үзенә күрә көз бәйрәме кебек, кешенең гомер көзе – үстергән балаларының игелеген күрү, хезмәтенең җимешләрен татуга тиң. Коралачык авылында яшәүче абруйлы якташларыбызны без дә котлап уттек: күп еллар армый-талмый авылыбызның мәдәният йорты мөдире булып эшләгән Үзбәкова Фәния апа, 50 ел бергә гомер иткән Мәҗит абый белән Мөршидә апа Абдуллиннар, Өлфәт абый белән Хәбибә апа Зубаировлар.
Кадерле өлкәннәребез! Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә! Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!
Бәйрәмегез белән!