Муниципальное бюджетное учреждение
Федоровский районный дом культуры
logo
Федоровка Район мәҙәниәт
Йорто

муниципаль бюджет учрежденияһы
453280, Республика Башкортостан, Федоровский район, с. Федоровка, ул. Ленина, д.43
тел. +7 (347-46) 2-73-72; e-mail: metod.kabinetrdk@mail.ru

Туган авылым минем каршымда, Күңелем һаман ашкына шунда.

Туган авылым минем каршымда, Күңелем һаман ашкына шунда.

Коралачык авылында да «Урам бәйрәме» булып узды. Аның төп оештыручыларының берсе, шушы урамда яшәүче  Гузэл Шафагэт кызы бәйрәмне башлап җибәрде. Кунаклар да шушы урамда яшәүчеләр иде. Ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар, абыйлар һәм апалар, яшьләр һәм балалар  – барысы да бәйрәм итәргә җыелды. Бу күңелле һәм үзенчәлекле бәйрәм мул итеп әзерләнгән табын артында дәвам итте. Өстәлләрдә кайнап торган самовардан хуш исле чәй эчеп,  күңелле уеннар уйнап, дәртле җырлар җырлап,  кич җиткәнне сизми дә калды халык.
Заря урамында яшәүчеләрнең бердәмлеге, осталыгы, авылы һәм күрше-тирәләре өчен янып-көеп, ярдәмләшеп яшәве күренде дә инде шушы матур чарада. Халык бу бәйрәмне оештыруга тырышлыгын куйган Гузэл хэм Марат Хайбуллиннарга бик рәхмәтле булып калды. Шундый дус, тату авылдашларыбыз, күршеләребез булганда авыл мәңге яшәр, яшәрер дигән өмет ташламый безне. Мондый чаралар бөтенебезне берләштерә.
Әй, авылым картайма син!