Муниципальное бюджетное учреждение
Федоровский районный дом культуры
logo
Федоровка Район мәҙәниәт
Йорто

муниципаль бюджет учрежденияһы
453280, Республика Башкортостан, Федоровский район, с. Федоровка, ул. Ленина, д.43
тел. +7 (347-46) 2-73-72; e-mail: metod.kabinetrdk@mail.ru

“Оркыя утары”

10 июль 2022 ел. “Оркыя утары” урамынын очрашу бэйрэме🌺
10 нчы июль көнне Коралачык авылында Оркыя утары бәйрәме узды. Әлеге чара борынгыдан калган бирнә-бәйге жыйнау йоласы белән башланып китте. Урам халкы сөлге-яулыклар җыючыларны шатланып каршы алды, ә бүләкләре алдан әзерләнеп куелган иде.
Гармун моңнарына үрелеп, Оркыя утары халкын бәйрәмгә чакырып, һәрбер йорттан бүләк җыйдылар. Өлкән яшьтәге урамдашларыбызның хәлләрен белделәр. Исән-имин тормыш, игелек-изгелекләр теләп, авылдашларыбызны сөендереп, утарыбыз тормышын ямьләндереп җибарделәр. Милли киемдәге бәйге жыйнаучылар утарда яшәүчеләрне биетте дә, җырлатты да.